«Анам теле – якты көнем»: әдәби-музыкаль кичә (+18)
22
Февраль 2022
Сишәмбе
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 нче санлы китапханәдә «Анам теле – якты көнем» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Очрашу кунаклары бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсе – татар теленең матурлыгы, әһәмияте турында белде. Чара барышында татар шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Ф.Яруллин, Г.Тукай һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. Катнашучылар татар җырларын тыңлады, халык табышмакларын чиште, әйтемнәрне искә төшерде. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. |